«Шишкин рәсемнәрендә Россия, аның көч-кодрәте»: арт-сәгать (12+)

«Шишкин – халык рәссамы. Ул гомер буе рус, аеруча төньяк урманын, рус агачын, рус табигатен өйрәнә. 
Бу аның патшалыгы, һәм монда аның көндәшләре юк,
ул бердәнбер…»

В.В. Стасов

 

 

25 гыйнвар көнне 16 нчы санлы китапханә урта мәктәп яшендәге балалар өчен бөек рус рәссамы, күркәм пейзажчы, гравер Иван Иванович Шишкинның тууына 190 ел булу уңаеннан «Шишкин рәсемнәрендә Россия, аның көч-кодрәте» дигән арт-сәгать уздырды.
Презентация слайдлары буйлап сәяхәт итеп, балалар рус рәссамының тормыш юлы һәм иҗатыннан күп кенә кызыклы фактларны белде, Алабугада урнашкан Шишкин йорты-музеена виртуаль экскурсия кылды, шулай ук картиналарында сурәтләнгән, туган як табигатенә мәхәббәт белән сугарылган гаҗәеп матурлык дөньясына юл тотты. Чарада катнашучылар аның «Утро в сосновом бору», «Рожь», «Лесные дали», «Корабельная роща», «Жатва», «Рубка леса» кебек 10 танылган картинасын иҗат итү тарихы белән таныштырган видеоязманы зур кызыксыну белән карады. Укучылар, авторның иксез-чиксез рус кырлары һәм урманнарының гүзәллегенә, мәһабәт имәннәреннән гади кыр чәчәкләренә хәтле соклану аша, үзенең туган як табигатенә мәхәббәтен рәсемгә төшерүе турында белде. 
Дәрес рәсем сәнгате мәсьәләләренә багышланган «Рәсем осталары» викторинасы белән тәмамланды. Чара Иван Иванович иҗаты беркемне дә битараф калдырмавы һәм аның рус табигатен сурәтләгән картиналары барысының да күңеленә хуш килүен күрсәтте. 

Поделиться: